Яңа ел төнендә Татарстанда янгында ике кешенең гомере өзелгән

31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр Татарстанда 17 янгын чыккан, аларда 2 кешенең гомере өзелгән һәм тагын берсе зыян күргән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, еш кына янгын чыгу сәбәбе мич, электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү булган.

31 декабрьдә Актаныш районында үлемгә китерүче янгын чыккан. Яңа елга 3 сәгать кала Зөбәер авылында йорт яна башлаган. Янгын нәтиҗәсендә 47 яшьлек ир-ат һәм 39 яшьлек хатын-кыз вафат була. Ут 80 «квадрат» метр мәйданда йортны зарарлый. Икенче аяныч хәл Балык Бистәсе районында М-7 трассасында килеп чыккан. Бер ир-атның киемнәренә йөк машинасы багыннан дизель ягулыгы салганда ут капкан. 2-3 дәрәҗәдәге термик пешүләр белән ирне РКБга алып киткәннәр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/131578/

Бәйле