Дөньяда «Х авыруы» барлыкка киләчәк, диләр…

Бу коронавируска караганда 20 тапкыр күбрәк үлемгә китерергә мөмкин.

«Роспотребнадзор»да «Х авыруы турында шау-шулы белдерүләр фәнни түгел, ә икътисади мотивларга ия булырга мөмкин» дип билгеләп үттеләр. Элегрәк 2024 елның 15-19 гыйнварында Давоста узачак Бөтендөнья икътисади форумы сайтында анда ниндидер «Х авыруы» турында фикер алышачаклар дип белдерелгән иде. Бу патоген коронавируска караганда 20 тапкыр күбрәк үлемгә китерергә мөмкин.

«X авыруын» — форумның көн тәртибенә кертү, беренче чиратта, катнашучыларның финанс яктан кызыксынган составына, пандемиягә әзерлекне тәэмин итүгә үз карашларын белдерүче һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасын финанслауны арттыру турында фикер алышучы эре фармацевтика компанияләренә файдалы», — дип саный «Роспотребнадзор» белгечләре.

Алар Русиянең биологик хәвефләргә, шул исәптән «Х авыруы»на каршы тору өчен кирәкле потенциалы бар дип белдерде. Ил хәвефләргә вакытында һәм тиешенчә җавап бирә ала.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2024-01-15/d-nyada-h-avyruy-barlykka-kil-ch-k-dil-r-3603054

Бәйле