Сез дә чебурек яратасызмы?

Бик тәмле чебурек камыры рецепты тәкъдим итәбез!

Бик тәмле чебурек камыры рецепты куеп үтим әле! Мондый камыр белән чебуреклар кетердәп тора, куыклы, искиткеч тәмле була! Сез дә пешереп карагыз!

Кирәк:
600 грамм он;
1 йомырка;
1 стакан су;
тәменчә тоз.

4 аш кашыгы сыек май салып камыр басабыз, ярты сәгать яисә аннан дә күбрәк вакытка суыткычка куябыз. Аннан алгач, камырны юка итеп җәеп, фарш салабыз һәм кызган сыек майда пешерәбез.
Тәмле булсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-01-12/sez-d-cheburek-yaratasyzmy-3601152

Бәйле