Быел ана капиталының ничә сум булачагын әйткәннәр

1 февральдән ана капиталы күләме арта: ул беренче балага – 630,4 мең сум һәм икенче балага – 833 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең телеграм-каналында хәбәр ителгән.

“Беренче баласы туганнан соң ана капиталы алган гаиләләргә икенче баласы дөньяга аваз салгач 202,6 мең сум күләмендә өстәп түләнеләчәк”, – диелгән хәбәрдә. Россия хезмәт һәм социаль министры Антон Котяков искә төшергәнчә, ана капиталы 2022 елдан бирле, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, һәр ел саен инфляция күләменә арттырыла.

“Шуннан чыгып, 2024 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы күләме – 43,4 мең сумга, икенче балага – 57,4 мең сумга артачак”, – дип йомгак ясаган сүзенә министр. Ул шулай ук бу акчаны тотуның иң киң таралган өч ысулын атап үткән. Болар – торак шартларын яхшырту (узган елда 677 мең гаилә шуны сайлаган), 3 яшькә кадәрге балага айлык түләү (415 мең чамасы гаилә) һәм белем алуга тоту (376 мең гаилә).

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/132304/

Бәйле