Радик Тайландта концерт куя

Кызыл розаларны аңа Уфадан ук алып баралар.

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин бүген Таиландның Пхукет шәһәрендә концерт куя. Билет сатылырмы, тайлылар концерт карарга килерме дип борчыласы юк — тамаша залын Уфадан барып тутыралар. Тутырмасалар да, кеше санын арттыралар.

Кемнәр соң алар? Бер минутка да телефон камералары сүнеп тормаган блогерлар инде! Уфа аэропортында аларны «Уфтанма»ны уйнап торган музыкантлар озатып калган. Үзләре дә рейска теркәлгәндә аларга кушылып җырлаган. Чираттагылар бу хәлне бик аңлап бетермәсә дә, блогерлар үзләрен үзләре видеога төшереп рәхәтләнгән. Хәзер инде алар белән социаль челтәрләр тулган.

Әмма аларның язылучыларына «Уфтанма» җырын Радикка «биреп кую» ошамаган. «Ул — Салаватныкы» дип ачуланучылар булган.

Төптәнрәк уйласак, «Уфтанма» Фәдиснеке инде ул… Аны авторы Рәис Ханнанов тәү башлап Фәдис Ганиевка биргән иде.

Ничек кенә булмасын, Таиланта да уфтанып яшәп ятмасыннар әле, безнең җырларны тыңлап сагышларын таратсыннар, матур йөрегез анда, яшьләр!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-01-17/radik-taylandta-kontsert-kuya-3606018

Бәйле