Диана Сәфәрова гомерен өзгән кеше кем ул?

Сүз таба алмассың… Ә ул таба!

Блогер Диана Сәфәрова һәлак булган резонанслы юл-транспорт һәлакәте турындагы җинаять эшен Чишмә районы суды кабат карый алмады. Бу хакта «Честно говоря» телеграм-каналы хәбәр итә.

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган туганының адвокаты Елена Бутакова сүзләренчә, гаепләнүче Вадим Л. үз вәкилен алыштырырга карар иткән, шуңа бәйле рәвештә утырыш яңадан кичектерелгән.

«Мин моны суд процессын озайту омтылышы итеп кабул итәм. Гаепләнүче үз адвокатыннан баш тартты — бу аның хокукы. Хәзерге вакытта ул башка адвокат табу өчен суд утырышын кичектерергә кушты. Ул үз хокукын тормышка ашыра. Мондый «номерлар»ны ул 9 майдан башлады. Ул, мөгаен, алга таба да шулай эшләячәк», — дип ассызыклады адвокат.

Гаепләнүче һәлак булган хатынның туганнарының кайгысын уртаклашкан.

Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешегә 12 елга кадәр колониядә утыру куркынычы яный.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-01-15/diana-s-f-rova-gomeren-zg-n-keshe-kem-ul-3603841

Бәйле