«Дөресен әйт, әти!»

Ришат Төхвәтуллин әтисенә бик җитди сорау биргән.

Ришат Төхвәтуллинның әти-әнисе аларга кунакка килгән. Шунда Ришат әтисенә бер карасаң, мәзәк кенә, икенче карасаң, җитди дә кебек сорау биргән.

«Бала туганда хатын янәшәсендә торырга сорыйлар. Менә болай кулдан тотып: «Молодец, әйдә, әйдә», – дип торырга. Менә элекке вакыт булса, син барыр идеңме хатын бала тапканда кырыенда торырга? Дөресен әйт», – дигән ул әтисенә.

«Юк инде, нишләп», – дип җавап кайтарган Ришатка әтисе оялып.

Ришатның әлеге видеосы астында комментарий калдыручылар күп. Алар арасында «хатыны бәби тапканда ир-атның ерактарак торуы хәерле» дигән фикерләр дә, «баласы дөньяга килгәнне үз күзләре белән күрү ир-ат өчен бик файдалы, аларның бала белән элемтәсе яхшырак була» дигән фикерләр дә бар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-01-18/d-resen-yt-ti-3607631

Бәйле