Татарстанда мәктәп укучылары карга кереп баткан “Ашыгыч ярдәм” машинасын этеп чыгарган

Табибларның машинасы каты авыру янына барганда карга батып калган.

Узган ялларда республикага ябырылган коточкыч кар-буран җәяүлеләргә генә түгел, автомобиль хуҗаларына да күп борчу-мәшәкать китерде. Әмма халык бәлага юлыккан автомобильчеләргә ничек тә ярдәм итәргә тырышты.

Социаль челтәрләрдә Яшел Үзән шәһәрендә мәктәп укучыларының “Ашыгыч ярдәм” машинасына “кар әсирлеге”ннән котылырга ярдәм итүләре турында хәбәрләр таралган. Табибларның Стадион урамына каты авыру янына барышлары булган. Әмма машиналары карда батып калган. Табибларга 17 нче мәктәп укучылары ярдәм кулы сузган. Алар, “эх” тә итми, машинаны кар көртеннән этеп чыгарган.

Исегезгә төшерәбез: узган ялларда Татарстанда яшәүчеләр карда батып калган йөртүчеләргә күп тапкырлар булышкан. Әйтик, Казанда пассажирлар кар көртенә баткан трамвай һәм автобусны этеп чыгарган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/132808/

Бәйле