«Үзегез белән мамык шәл, йон носкилар алыгыз»

Җырчы Айгөл Бариева Кече хаҗ вакытында авырып киткән. Мәккәдә дә салкын тия микәнни?

«Дуслар, мин бүген кунакханәдә калдым. Авырып киттем. Кичәдән бирле ятам. Безнекеләр бүген Кызыл диңгезгә китте. Кире кайтканда ихрамга кереп, гомрә кылачаклар. Мин бик борчылдым, чөнки нәкъ менә бүген Линарым өчен гомрә кыларга теләгән идем. Әмма Аллаһы Тәгалә кушуы буенча миңа биредә калырга туры килде. Безнең — үзебезнең планнар, Аллаһы Тәгаләнең – үз планнары. Моны кабул итәргә кирәк. Иртәгә аякка басып, Линар өчен гомрә кыла алырмын, дип өметләнәм.

Минем өчен борчылып тормагыз, дуслар. Апам – Татарстанның атказанган табибы. Барлык даруларым үзем белән. Иң мөһиме – каты авырып китмәскә, чөнки бирегә миллионлаган кеше килә. Араларында авыручылар да бик күп. Шуңа да биредә чирләп китү бик җиңел. Өстәвенә, урамда бик эссе, ә биналарда кондиционерлар эшли.

Беренче тапкыр килүчеләргә үзләре белән җылы шәл алырга һәм аны һәрвакыт үзләре белән рюкзакта йөртергә киңәш итәр идем. Мәсәлән, син биредә намазны кайда укыячагыңны белмисең. Бөтен җирдә таш идәннәр. Бу шәл сезгә бик нык ярдәмгә киләчәк. Үзегез белән йон оекбашларыгыз да булсын», – дип яза җырчы социаль челтәрдә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-01-24/zegez-bel-n-mamyk-sh-l-yon-noskilar-alygyz-3615179

Бәйле