Баһадир җырчы чиргә тарыган

Вадим Захаров реанимациядә ятып чыккан.

Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның Әлмәттә концерт куйганда авырып киткән. Моннан соң ни булганын ул социаль челтәрдә болай сөйли:
«Менә шундый урынга эләктем, дуслар. Сакал-мыек үсеп бетте, әмма, барыбер, елмаясы килә. Ничәмә көн хастаханәдә ятып, Аллаһка тапшырып, чыгып барам.

5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә Әлмәттәге концерт барышында хәл авыраеп, «ашыгыч ярдәм» белән алып киткәннәр иде. Концертны куеп бетердек, анысы. Әлмәттә 2 көн реанимациядә ятып, аннан Казанга күчерделәр. Казанда РКБда дус табиблар дәвалап чыгардылар, Аллаһка шөкер. Исән-сау булырга язсын», – дип сөйләгән Вадим Захаров.
Сторисларыннан күренгәнчә, ул абдоминаль хирургия бүлегендә дәваланган.

Без Вадимга иҗади уңышлар һәм баһадирдай сәламәт булуын телибез!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2024-01-25/ba-adir-yrchy-chirg-tarygan-3616523

Бәйле