Ялларда Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Татарстанда бу атна ахырына кадәр салкынча һава торышы саклана, бераз явым-төшем көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.

Бүген, 26 гыйнварда, республика антициклон йогынтысында булачак, урыны белән бераз кар явачак. Һава температурасы төнлә -11..-16 градус (аязган вакытта -20 градуска кадәр), көндез -7..-12 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә, 27 гыйнварда, төбәк территориясендә көньяк циклон перифериясе йогынтысы аркасында бераз кар явачак. Җиңелчә буран булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -8..-13, көндез -4..-9 градус тәшкил итәр дип көтелә.

Якшәмбе, 29 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы фаразлана, бераз кар яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә -9..-14 градус (аязган вакытта -18 градуска кадәр), көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 29 һәм 30 гыйнварда, төбәктә тыныч һава торышы урнаша, төнлә -9..-14 градус, көндез исә -3..-8 градус салкын булачак. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин.

Элегрәк республика синоптиклары Татарстанда гыйнвар ахыры климатик нормадан ике градуска салкынрак булачагы хакында кисәткән иде. Үз чиратында, Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев антициклонга алмашка чираттагы циклон килү сәбәпле атмосфера басымы, температура сикерүе һәм буран хакында сөйләде.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yallarda-tatarstanda-salkynca-hava-torysy-ham-beraz-yavym-tosem-kotela-5882293

Бәйле