«МРОТ тагын да арттырылачак»

Быел Русиядә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) шактый артты, ул алга таба да күтәреләчәк, дип белдерде Русия Президенты Балтыйк федераль университетында студентлар белән очрашуда.

«Минималь хезмәт хакы күләмен арттырачакбыз. Быел ул күпкә югарырак булачак. Ә бу, үз чиратында, барлык башка түләүләргә, шул исәптән социаль пособиеләргә дә, тәэсир итә», — диде Президент.

Президент сүзләренчә, гомумән алганда, башка еллар белән чагыштырганда, хәзер Русиядә реаль керемнәр һәм хезмәт хакы күләме югарырак.

Былтыр ноябрьдә дәүләт башлыгы агымдагы ел башыннан МРОТны 19 242 сумга кадәр арттыру турында законга кул куйды. Шул вакытта ул 16 242 сум тәшкил итә иде, шулай итеп, МРОТ 18,5 процентка диярлек арттырылды.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/politika/2024-01-26/mrot-tagyn-da-arttyrylachak-3618619

Бәйле