Эфир барышында су белән коендырган…

Бу хәл «Привет, Андрей!» тапшыруында булган. Сез аны күрмәдегезме?

«Привет, Андрей!» тапшыруы эфирында гаҗәпләндергеч хәл булган. Телевидение тапшырулары алып баручысы Лера Кудрявцева белән Белоруссиядә яшәүче Елена Мохнева талашып киткәннәр.

Елена Русия башкаласына улы белән очрашырга килгән. Мохнева биш балага ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүен һәм хәзер балаларына алимент түләргә туры килүен сөйләгән.

Лера Кудрявцева хатынның үз балаларына карата мондый мөнәсәбәтенә түзә алмаган һәм аны эфирда бер стакан су белән коендырган. Аннары ул демонстратив рәвештә студиядән чыгып киткән.

«Минем сүзләрем юк. Биш баланы ничек ташлап китеп була!?», — дип белдерде ул.

чыганак: https://ria.ru/20240128/kudryavtseva-1923930307.html

Бәйле