Татарстанда йөк машинасы белән автобус бәрелешкән, ун кеше зыян күргән

Казан-Ульяновск трассасында автобус һәм йөк машинасы бәрелешү аркасында 10 кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген Татарстанның Югары Ослан районында «ПАЗ» вахта автобусы йөртүчесе туктап торган Mercedes йөк автомобиленә бәрелгән. Автобус салонында 10 пассажир булган. Урынга оператив рәвештә ике ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгән.

«Өч пациентка урында ук ярдәм күрсәтелгән. Имгәнүләре уртача авырлыктагы җиде кеше Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә эвакуацияләнгән. Аларның өчесе травматология бүлегенә озатылган, операция кирәк булмаган. 4 пациент белгечләр тарафыннан тикшерелгән, амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-iok-masinasy-belan-avtobus-bareleskan-un-kese-zyyan-kurgan-5882469

Бәйле