Бу сорауга ул “Башкирская домохозяйка” исеме астында киң билгеле блогерга җавап биргән.
Миләүшә Шәйхелисламова (“Башкирская домохозяйка”) татар эстрадасы йолдызы Иркәдән «Йолдыз белән бер көн» рубрикасында интервью алган. Ул җырчыдан шоу-бизнес өлкәсендәге элекке һәм хәзерге конфликтлары хакында сораган.
“Низаглар булуын булды. Тик бу темага башкача кайтасым килми», – дигән Иркә.
Бу низаглардан соң Иркәнең бик күп проблемалары башланган: аранжировка ясаучылар һәм композиторлар аның белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан.
“Ландыш Нигъмәтҗанова белән дус булгансыз, аралашкансыз. Ни сәбәпле араларыгыз өзелде?” – дигән сорауга да Иркә җавап биргән.
“Без Ландыш белән бер елдан артык дус идек. Ландыш – 4 бала анасы. Чибәр хатын-кыз, искиткеч тавыш иясе. Әмма барысын да әйтеп тормыйм инде”, – дигән Иркә.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-01-30/irk-estrada-yoldyzlary-bel-n-ni-chen-talashkan-3623570