Айсылу Габдинованың сөенечле яңалыгы бар

Җырчы Айсылу Габдинованың сөенечле яңалыгы бар. Аның күптәнге хыялы чынга ашкан. Алар йортлы булганнар. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итә. 

Айсылу  кечкенә улына да йортларын күрсәтеп кайтырга өлгергән инде.

«Гел өйдә яшәргә хыяллана идем. Аның эше нык күп икән. Менә безнең урам, болар арасыннан берсе – безнең өй», – дип сөйли ул. Видеода яңа бистәнең төнге урамы күренә.    бистәдәге төнге урамны күрсәтеп.

Айсылу яңа йорттагы аш бүлмәсен дә күрсәткән.  «Нык шәп булачак бу. Пешереп кенә торасы килә инде монда», – дип язган ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/133631/

Бәйле