Кан басымы уйнаса

Бу төнәтмә суыткычыгызда һәрвакыт булсын.

Әлеге составны “гипертониклар даруы” дип атыйлар. Аны ясау өчен 1:1:1 нисбәтендә кара миләш, балан, бал кирәк. Барысын бергә кушып, пыяла банкага салып, капрон капкач каплап, суыткычка алып куегыз. Әгәр кан басымыгыз күтәрелә башлый икән, шушы төнәтмәне 1 аш кашыгы алып кабыгыз да 1 стакан җылы су белән эчегез. Балан һәм кара миләш баш авыртуыннан да файдалы. Ә бал исә тынычландыру үзлегенә ия.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2024-01-31/ll-ki-h-zer-wildberries-ta-da-bar-3624766

Бәйле