Әнвәр Нургалиев концертыннан оялып кайтып киткән

Башкортстаннның халык артисты бу көннәрдә Татарстан башкаласы тамашачасын җыйды. Оялырлык ни булган анда?

Оялучы — алып баручы Рамил Шәрәфиев булып чыкты. Ул бу хакта социаль челтәрдә яза.

«Әнвәр Нургалиев концертына килеп эләктем. Аның иҗатын хөрмәт итәм.

Концерт ошады, Әнвәр – тәҗрибәле артист, анда башкача була да алмас иде. Ә менә тамашачы өчен оялып утырдым. Соңгы 2-3 җыр барышында урыннарыннан торып, кеше каршыннан чыгу юлына чабалар… Бу – артистны хөрмәт итмәү дип уйлыйм. Әлеге күренешкә концертта гына түгел, театрларда да юлыккан булды. Күңелсез…

Бер-беребезне хөрмәт итик. Сабыр булсак иде», – дигән ул.

Оялтты… Шулайрак кыланабаз шул кайчак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-02-01/nv-r-nurgaliev-kontsertynnan-oyalyp-kaytyp-kitk-n-3625481

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле