Татарстанда мәктәп укучыларын өстәмә каникул көтә

Шулай ук барлык укучылар 23-31 март чорында язгы каникулда ял итәчәк.

Татарстанда беренче сыйныфта укучылар өчен өстәмә каникул оештырыла. Балалар тугыз көн: 17сеннән 25 февральгә кадәр ял итәчәк, дип яза “KazanFirst”. Моннан тыш 23еннән 31 мартка кадәр барлык укучылар өчен язгы каникул да булачак.

Сүз уңаеннан, 23 февральнең җомгага туры килүе сәбәпле, атнасына биш көн эшләүчеләрнең рәттән өч көн ял итәчәге турында хәбәр ителде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/133728/

Бәйле