Казанда Сәйдә Мөхәммәтҗанова концерты узды: «Ул безгә башка яктан ачылды» [фото, видеолар]

-- Лейла

10 февраль Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә зур сәхнәгә тәүге адымнарын ясаучы яшь җырчы, «Голос» телепроекты финалисты – Сәйдә Мөхәммәтҗанова тәүге соло концертын куйды.

Халык бихисап күп җыелды, оештыручыларга, хәтта, өстәмә урындыклар куярга туры килде.

Концерт дәвамында Сәйдәнең һәр чыгышыннан соң тамашачы гөрләтеп кул чапты.

Яшь җырчы татар, рус, инглиз, гарәп, төрек, кытай, норвег телләрендә җырлар башкарды.

Сәйдәнең сәхнә костюмнары барсы да озын, җиңле, үзенә бик килешле, ә сәхнәдә ул үзен бик тыйнак тота. Шул ук вакытта җырларындагы образларда аның җитез, кыю, зур потенциаллы икәне нык чагыла.

Янәшәдә утырган апаның берсе Сәйдәне концертында бөтенләй башка яктан ачканлыгын әйтте.

– Мин Сәйдәне бик тыныч, моңлы җырлар җырлый торган оялчан кыз дип кенә белә идем. Бүгенге концертта ул бөтенләй башка яктан ачылды, концерт башында бераз каушаган кебек булды, ә аннары сәхнәдә үзен иркен тотты. Тамаша бик ошады, концертлары гомерле булсын, – дип үз фикере белән бүлеште.

Ә алда утыручы олы апалар «Су буйлап» җырын җырламасмы дип бик көттеләр, тик никтер җыр концертта яңгырамады.

Тамашада шигырьләр, җырчының фикерләре яңгыраган видеосюжетлар белән үрелеп барды.

Сәйдәнең җырлары тере тавышка «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры катнашында яңгырады. Оркестрның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Татарстанның халык артисты – Рәсим Ильясов.

Кичәне Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендә «Казан» бию ансамбле үзенең дәртле биюләре белән тагын да ямьләндерде.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле