Әгәр якыннарың ерак юлга чыкса…

Кешене озаткач нәрсәләр эшләргә ярамый?

Өйдән кемдер ерак юлга чыгып китсә, әбиләребез дә, әниләребез дә идәнне себерергә, юарга ярамавы турында кисәтә иде. Ни өчен икән?

Электән үк килгән сынамыш буенча, идәннәрне себереп, кешенең бу йортта булган эзләрен бетерәбез икән. Әгәр бу вакытта гаилә әгъзасы яки якын кеше юлда булса, ул адашырга яки кире әйләнеп кайтмаска мөмкин. Яки ул юлда кыен хәлгә, уйламаган бәхетсезлеккә очравы мөмкин, дип уйлаганнар. Шуңа күрә, юлдагы кеше тиешле урынга барып җиткәч, яки икенче көнне иртән таң аткач кына, өй җыештыру эшләренә тотынганнар.

Ә сез электән килгән гадәтләргә ышанасызмы, дуслар?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-02-12/g-r-yakynnary-erak-yulga-chyksa-3639755

Бәйле