1 марттан кемнәрнең пенсиясе артачак?

2024 елның февралендә 80 яше тулган пенсионерларны 1 марттан сөенечле яңалык көтә.

Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты профессоры Юлия Финогенова сөйләп үткәнчә, мондый пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясенең төп өлеше ике тапкыр арта. Шулай итеп, профессор әйтүенчә, өстәмә түләү күләме 8134,9 сум тәшкил итәчәк.

Әмма моңа кадәр беренче группа инвалидлык билгеләнгән кешеләргә кагылмый бу. Федераль законда билгеләнгәнчә, бары тик бер нигез буенча: йә 80 яшькә җитү буенча, яки беренче группа инвалидлык бирелү буенча гына өстәмә билгеләнә. Моннан тыш, Юлия Финогенова сүзләренә караганда, быел 1 апрельдән социаль пенсияләр 7,5 процентка артачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/135968/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле