Россиялеләрне янә озын яллар көтә

Февральдәге өч көнлек ял сизелмичә дә узып китте.

Әмма хафаланасы юк: инде киләсе атнада ук безне тагын озын яллар көтә. 2024 елга расланган производство календаре нигезендә, март аенда да рәттән өч көн: 8 еннән 10ына кадәр ял итәчәкбез. Бәйрәм көне – 8 март җомгага туры килгәнлектән, 7сендә эш көне 1 сәгатькә кыскарачак.

Моннан тыш быел апрель-майда, Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелү сәбәпле, 28 апрельдән 1 майга кадәр, аннан соң Җиңү көне уңаеннан – 9-12 майда ял итәчәкбез. Инде килеп, 12 июнь – Россия көне чәршәмбегә туры килә. Ноябрь аенда Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле – 3 һәм 4 ноябрьдә рәттән ике көн ял булачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/136053/


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле