Татарстанда популярлык буенча мессенджерлар социаль челтәрләрне дә узып китте

-- Лейла

Россиянең Tele2 мобиль элемтә операторы Татарстан абонентларының интернеттагы активлыгын анализлады. Ноябрьдән февральгә кадәр Tele2 клиентлары 33 ПБ мобиль интернет кулланганнар. Шуның 12%ы социаль челтәрләргә, мессенджерларга, навигаторларга, карталарга һәм видеохостингка кулланылган. Калган трафикны исә сайтлар, төрле кушымталар, онлайн-уеннар һәм онлайн-кинотеатрлар алып тора. Татарстанның зур шәһәрләрендә яшәүчеләр ешрак мессенджерлардан файдалана икән, авыл җирлегендә яшәүчеләр исә социаль челтәрләрдән куллануны хуп күрәләр.

Татарстанда Tele2 абонентлары арасында социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм видеохостинглар арасында иң кирәкле интернет-ресурс булып Telegram тора, аңа трафикның 35,2 проценты туры килә, популярлыгы буенча икенче урында TikTok (28 процент), Youtube исә шулай ук лидерлар өчлегендә – аны 13,2 процент кеше куллана. Шулай ук трафикның 11% – VK, 2% – Rutube һәм 1%ы «Одноклассники» социаль челтәренә туры килә. Традицион Viber һәм WhatsApp мессенджерларын кулланучылар саны – 10%, Яндекс. Карты һәм навигатор кушымталары белән кулланучылар – 0,1% тәшкил итә.

Tele2 аналитиклары шулай ук бер тенденцияне билгеләп үтәләр: зур шәһәрләрдә (90 меңнән артык кеше саналган) яшәүчеләр авыл җирлекләрендә гомер итүчеләр белән цифрлы өстенлекләрне куллануда гомумән аерылып тора. Шәһәр кешеләре мессенджерларны, авыл халкы социаль челтәрләрне өстен күрә. Әйтик, Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада абонентлар даими рәвештә Telegram куллана, аңа трафикның 38% туры килә. Tiktok ның иң актив җанатарлары Алабуга, Зәй, Мамадыш һәм Нурлатта яши, социаль челтәрләрдә алар трафикның 37%ын сарыф итә, Тelegram белән кулланучылар нибары 28% кына.

Tele2 тариф планнарының күбесе Telegram, Viber, WhatsApp, TikTok, Rutube, VK, «Одноклассники»да бушлай трафикны үз эченә ала.

Tele2 турында белешмә

Tele2 – Россиядә 2003 елдан бирле эшләүче мобиль элемтә операторы. Бүген компания илнең 69 төбәгендә, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә хезмәт күрсәтә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең абонент базасы 48,1 млн кулланучыны тәшкил итте (MVNO «Ростелеком»ны исәпкә алып). Tele2 продукт портфелендә физик затлар өчен дә, корпоратив клиентлар өчен дә гади һәм уңайлы тәкъдимнәр бар. Оператор хезмәтләрнең югары сыйфатын һәм клиент сервисының яхшы дәрәҗәсен гарантияли.

Tele2 мобиль операторы NPS (Net Promoter Score) индексы буенча телеком-тармагында – лидер. 2022 ел нәтиҗәләре буенча NPS күрсәткече иң якын көндәш нәтиҗәсеннән 10 п.п. артыкдип билгеләнде. lifestyle enabler стратегиясен тормышка ашырып, Tele2 операторы телеком кысаларыннан чыгып, яңа мобиль сервислар экосистемасын булдыра. Башка тармак компанияләре белән партнерлыкта оператор инновацион продуктлар тәкъдим итә, алар абонентларның өстенлекләрен чагылдыра һәм аларның яшәү рәвешен хуплый.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле