Март ае үзгәрешләре: язның беренче аенда нинди законнар үз көченә керә?

Безне нинди үәгәрешләр көтә?

* 1 марттан күчемсез милек хуҗаларының шәхси мәгълүматларын саклау турында закон гамәлгә керә. Аның нигезендә, хәзер чит кешеләр бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мөлкәт  хуҗалары турында мәгълүмат ала алмаячак. Бу хокукка бары тик ир белән хатын, шулай ук кайбер дәүләт органнары хезмәткәрләре һәм нотариуслар гына ия булачак.

* Электр самокатлары, гироскутер, сегвей, монокөпчәк кебек транспорт Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелә. Аларда йөрүчеләргә тизлекне сәгатенә 25 чакрымнан арттыру рөхсәт ителмәячәк. Моннан тыш тротуарлардан, велосипедчы һәм җәяүлеләр юлларыннан йөреп булган транспортның авырлыгына чикләү кертелә: ул 35 килодан артмаска тиеш. Аның  өчен махсус юл билгеләре урнаштырылачак.

*Чүп чыгарган өчен түләүне яңадан исәпләү гамәлгә кертелә. Биш көн  рәттән өеңдә яки фатирыңда яшәмәгән очракта чүп чыгарган өчен кимрәк түләү мөмкинлеге ачыла. Моның өчен өйдән чыгып киткәнче яки кайткач 30 көннән дә соңга калмыйча идарәче компаниягә гариза язып тапшырырга кирәк  (туристлык юлламасы, самолет билеты кебек өйдә булмаганлыкны раслаган документлар белән).

* Рецептлы даруларны онлайн сату буенча эксперимент башлана. Ул өч төбәктә: Мәскәү, Белгород һәм Мәскәү өлкәләрендә 2026 елның 1 мартына кадәр үткәреләчәк. Уңышлы килеп чыкса, башка төбәкләргә дә кертеләчәк.

* Авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән кешеләргә таксида эшләү тыела. Биредә сүз үтерү, белә торып сәламәтлеккә авыр зыян салу, кеше урлау, талау, көчләү, шулай ук иҗтимагый иминлеккә, дәүләткә каршы статьялар буенча хөкем карары җәзасын үтәп бетермәгән кешеләр турында бара.

* Коралга лицензия бирү кырыслана. Җинаять кылуда шикләнелүче яки гаепләнелүчеләргә, шулай ук эчке эшләр органнары уздырган тикшерү нәтиҗәсе буенча кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен бозарга, дәүләт иминлегенә янарга мөмкин, дип танылучыларга корал сатып алуга лицензия бирү тыела.

* 31 мартка кадәр физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта эшмәкәрлек  белән шөгыльләнүче оешмалар 2022 елның 1 мартына хәтле төзелгән килешүләр буенча кредит каникулы алу өчен гариза тапшырырга мөмкин.

* Биометрик мәгълүматлардан (бармак эзе, бит рәвеше, күзнең алгы тышчасы) файдалану мөмкинлеге пәйда булачак. Нинди очракларда? 1000 сумнан артмаган күләмдә акча түләгәндә (банк картасы белән), интернетта элемтә хезмәтләре күрсәтү турында килешүләр төзегәндә, Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә, студентларга бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча имтихан тапшырганда.

* Хөкүмәт йорт хайваннарын сату урыннарына карата таләпләрне раслаячак. Бу дүрт аяклы дусларыбызны зоокибетләр һәм кош-корт базарларындагы кырыс шартлардан коткарачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/136151/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле