Нинди ризыкларлар картаюны тоткара, беләсезме?

Аш-суда флавоноллар булырга тиеш. Кытай тикшеренүчеләре организмның картаюын тоткарлаучы матдәләрдән торган продуктлар турында сөйләп үткәннәр.

Белгечләр әйтүенчә, флавонолларны яшелчә-җиләк-җимештә табарга мөмкин. Иң киң таралганнары – кверцетин, кемпферол, мирицетин һәм изорамнетин. Галимнәр сүзләренә караганда, флавоноллар теләсә кайсы авырудан үлем-китемне 36 процентка диярлек киметә. Кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан яки яман шештән интеккән очракта, үлем куркынычы 33 һәм 55 процентка кими. Алар шулай ук флавонолларның бигрәк тә яшелчәдә – барлык төр кәбестәдә, помидор, татлы борычта, шулай ук цитрус җимешләрендә, виноград һәм җиләктә күп булуын билгеләп үткән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/136421/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле