Мәчесез тормыш – күңелсез! Ни өчен? Моның 5 сәбәбен билгелибез

-- Лейла

Бу җылы, мырылдаучы, бүлмәдән бүлмәгә чабып йөрүче яки диванда меланхолик рәвештә ятып торган  хайваннар күптән инде уңайлылык һәм позитив символына әверелде.

1 март – Халыкара мәчеләр көне. Шуңа күрә нәкъ менә бүген без җаваплы рәвештә шуны белдерәбез: кемнең мәчесе юк, ул тормышта күп нәрсәне югалткан! Гомумән, тормышны бөтенләй дә күрмәгән! Ни өчен дисезме? Түбәндә моның 5 сәбәбен билгелибез.

• Алар саклый беләләр һәм сигнализацияне, шулай ук будильникны алыштыра алалар. Кызганычка каршы, бу функцияләр автомат рәвештә куелган, шуңа күрә аларны сүндереп булмый, безгә бары тик җайлашырга гына кала. Мәче өйдәге барлык хәрәкәтләрне күзәтәчәк һәм үзенең мырылдавы белән шикле мизгелләр турында, һичшиксез, сигнал бирәчәк. Бигрәк тә сез иртән йоклап калсагыз… Мәче милекне, көн тәртибен саклый һәм эшкә соңга калуга юл куймаячак.

• Ял итәргә ирек бирми торган шәхси тренер. Мәче барысын да тонуста тота, ул һәрвакыт сезнең яки сезнең әйберләрегез белән уйнарга һәм аларны билгесез юнәлештә алып китәргә әзер. Ә сезнең кап-кара свитерыгызны яки чалбарыгызны минут эчендә йонга батырырга сәләтле. Мондый шаян мәче булганда сез һәрвакыт спорт һәм чистарту өчен вакыт табарсыз.

• Мәче – Психолог-консультант һәм тынычландыру чарасы. Сезнең кыен вакытларыгызны мәчеләр бик яхшы аңлыйлар, һәм алар һәрвакыт сезнең белән янәшә булалар. Алар ярдәм итәрләр һәм тынычландырырлар, күзләрегезгә карап, матур итеп мияулап куярлар. Ә аларның кочаклашу һәм массаж ясау осталыгы турында күп төрле риваятьләр йөри.

• Бетмәс-төкәнмәс позитив. Өйдә мәче белән беркайчан да ялгыз булмаячаксыз, чөнки аның өстәл астында тәмле итеп колбаса ашавын, үтеп барганда булса да аякларыгызга сырпаланып китүе – үзегезгә үк рәхәтлек китерәчәк. Иң мөһиме, шушы мәче маҗараларын видеога төшерергә һәм социаль челтәрләрдәге дусларыгыз белән уртаклашырга онытмагыз. Мемнар да бик перспективалы вариант.

• Мәче – иң яхшы юлдаш. Мәчедән хәтта өйрәнеп тә була. Ул барысына да назлы, һәркемгә якынлаша ала, әмма кирәк булганда үз чикләрен ачык итеп билгели. Аның белән фильмнар карарга, сюжет турында фикер алышырга һәм хәтта онлайн уеннар да уйнап була.

Мәче белән матур кич оештырыр һәм фильм карар өчен башка бернәрсә дә кирәкми, бары тик яхшы интернет булуы гына мөһим. Сезгә Tele2 мобиль операторының интернеты ярдәмгә киләчәк.  Чөнки интернет белән сез 3 ай дәвамында бушлай (500 Мбит/сек тизлектә) куллана, ә Wink платформасында искиткеч шәп фильмнар һәм сериаллар да карый алачаксыз. Бу вариант мәчесез кешеләргә дә бик әйбәт була! Күңелле видеолар карап, үз-үзегезнең кәефне дә күтәрә алачаксыз.  Аның өчен монда басарга кирәк. Барысы да гап-гади, мәчене бер сыйпап алган шикелле.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле