Ахирәтеңнең сөйгәнен яратсаң…

“Мәхәббәт өчпочмагы”нда калмагыз.  

– Карагыз әле, ничек шәп, без барыбыз да күрше районнарданбыз икән! Бер якка кайтып йөрү дә күңелле булачак! – дип көлә-көлә чәй ясады Зәрия бүлмәдәшләренә. – Ләйлә Калтайда төшеп кала, без Нурия белән Чакмагыш, Илеш ягына юлланабыз!

БДУның беренче курсында укый гына башлаган кызларның бергә үткәргән өченче генә көне бу. Тулай торактагы дүрт кешелек бүлмәдә өчәү генә яши башладылар, дүртенче кыз урын алса да, туганнарында фатирда яшәргә уйлаган. Кызлар бик тиз дуслашып китте, аерылмас ахирәтләргә әйләнде. Лекцияләрдә бергә утырды, бергәләп чараларга йөрде.
90нчы елларның башы. Дөньяларның, кыйммәтләрнең үзгәргән вакыты. Ләкин яшьлек кайчан да яшьлек инде ул! Ул вакыттагы студентларның иң күңелле мизгелләре – төрле вузларның тулай торакларында оештырылган дискотекалар булгандыр, мөгаен. Язмабыз геройлары булган кызлар да йөрде анда.

Бервакыт авыл хуҗалыгы институтындагы дискотекада өч ахирәт янына өч егет килеп басты.
– Кызлар, сез дә өчәү, без дә өчәү, нишләп без бергә түгел? – дип сүз башлады иң чаясы.
– Чынлап та, нигә соң? – дип елмаеп җибәрде үткер, көләч Зәрия.
– Бу кыз моңсу күренә, бәлки минем кулга таянса, күңеллерәк булыр, – дип, култыкларга кулын куйды Ләйләгә озын буйлы егет. Аның мехфакта укучы Юра булуы ачыкланды.
– Ә мин бу уйчан егетне култыклыйм әле, – дип, Зәрия кара чәчле, коңгырт күзле егет янына килеп басты. Юраның курсташы Марат иде ул.
Ялгыз торып калган Вадим Нурияга карап елмайды, Нурия да аңа елмаеп җавап бирде.
– Безнең авыллар арасы бик якын икән, мин Уфа районының Волково авылыннан, – диде аз сүзле Марат, Ләйләнең Кушнаренконың Калтаеннан икәнен белгәч.
– Әйе шул, – диде Ләйлә һәм беразга Маратның күзләренә карап алды. Икесе дә араларында ниндидер очкыннар кабынганын тоемлады…
– Хатынны ерактан алырга кирәк ул, талашсагыз, тиз генә кайтып китә алмый, – дип көлде Зәрия, Маратның беләген ычкындырмыйча.
Ә Юра бу кичне Ләйләнең кулын бер минутка да җибәрмәде.

Егетләр дә бер курста белем ала, бер бүлмәдә яши икән. Бу кичне дә, аннан алдагы көннәрне дә алар еш кына бергә үткәрде.
Кесә телефоннары юк заман, кешеләр бер-берсенә еш кунакка йөрешә, күрешә торган еллар. Авыл хуҗалыгы институтында укучы егетләр БДУ тулай торагында яшәүче кызлар янына еш килде, кызларны да кунакка чакырды. Араларында иң “хәллесе” Юра иде, ул кызларны шоколад, туңдырма кебек тәмле әйберләр белән еш сыйлады. Ә инде Ләйләнең шоколадсыз көне бөтенләй булмады.

– Вәт сиңа уңыш елмайды, Ләйлә! Юраның әти-әнисе бик зур кешеләр икән! Аның белән булсаң, балда-майда йөзәчәксең инде, син аның безнең милләттән булмавына карама, бигрәк әйбәт егет бит, синең өчен өзелеп тора, башын югалтып гашыйк булган! – дип акыл өйрәтте Зәрия Ләйләгә.
– Их, эш милләттәмени… – дип авыр сулады Ләйлә.
Эш коңгырт күзле уйчан Маратта иде шул. Беренче минуттан ук кызның йөрәк түрендә урын алды бу егет. Ләкин ул бит ахирәте белән парлашты… Ләйләнең уйларын ишеткәндәй, Зәрия әйтеп куйды:
– Ә миңа Мараттан башка яшәү юк, кызлар! Болай яратып буладыр дип уйламый да идем…
– Ул да сине шулай яратамы соң? – дип сорап куйды Нурия.
– Яратмый, ахры, – диде туры сүзле Зәрия. – Ләкин минем ярату икебезгә дә җитәр. Мин аны бәхетле итәчәкмен!
…Беренче булып имтихан биреп чыккан Ләйлә, башы авыртып торуга сылтанып, ахирәтләреннән гафу үтенде дә, ялгызы гына тулай торакка юлланды. Эре-эре кар бөртекләре төшә, дөнья искиткеч матур. Башын иеп, уйланып китеп барган кыз үз исемен ишетеп, сискәнеп китте.
– Әә.. Марат… Зәрияне көтәсеңме?
– Юк. Сине… Мөмкинме, мин сине озатам…

Марат, батырлыгын һәм кыюлыгын җыеп, Ләйләгә хисләрен ачарга килгән икән. Йөрәгендә нинди бураннар уйнавын аңлату җиңел булмады аз сүзле егеткә, ләкин ул тырышты. Марат та Ләйләне беренче күрүдән үк ошаткан икән. Ләкин дусты Юраның юлына каршы төшәсе килмәгән. Ә хәзер, Ләйләнең Юра белән араларын өзүен белгәч, хисләрен ачарга булган.
– Ә Зәрия? Ул бит сине ярата…
– Ә мин сине яратам, Ләйлә!

Ләкин Ләйлә ул кадәр “батыр” кыз түгел иде шул. Ул ахирәтен бәхетсез итәргә теләмичә, Маратның бергә булырга тәкъдим итүен кире какты. Ә үзе төн буе йоклый алмады, мендәренә тавышсыз гына яшь койды.
Икенче көнне инде Зәриянең мендәре яшьләргә манчылды. Ләкин ул Ләйлә кебек тавышсыз гына еламады.
– Ничек яшим хәзер, ничек яшим ансыз?! – дип үкседе ул, тулай торакны яңгыратып. – Нигә Марат мине ташлады, нигә?! Башканы яратам, ди. Кем икән ул?!

Яши алды Зәрия. Бер-ике ай кайгырганнан соң, тынычланды. Бераздан элекке көләчлеге кайтты. Ул арада яз җитте, дөнья шау-чәчәккә күмелде. Июньдә Вадим, Марат һәм Юра диплом алып, төрле районнарга юлланды. Кызлар белән аралары өзелде.
Нурия бераздан авылындагы егетенә кияүгә чыгып, читтән торып укуга күчте. Зәрия белән Ләйлә ике кешелек бүлмәгә урнашып, бишенче курсны тәмамлаганчы аерылмас ахирәтләр булдылар. Уңышлы укып та бетте, эшкә дә урнашты, кияүгә дә чыкты кызлар. Бары тик туган авылына кайткан саен Волково яныннан үткәндә Ләйләнең йөрәк тирәсе чемердәп китә иде…


…Еллар үтте. Дөньялар үзгәрде. Мобиль телефоннар, компьютерлар заманы килде. Ләйлә дә социаль челтәрдә үз битен ачып җибәрде. Элекке сабакташларны, танышларны интернет киңлекләрендә табу бик кызык икән. Беркөнне үзенә социаль челтәрдә дуслык тәкъдим итүче бер ир-егетне күреп, сискәнеп китте. Уйчан коңгырт күзләр шулкадәр таныш тоелды…
“Ләйлә, таныдыңмы мине? Без бер шәһәрдә яшибез икән. Әйдә, бер күрешеп сөйләшик әле?” – дип язган ул.
“Әйдә, күрешик, Марат…” – дип язганын сизми дә калды Ләйлә…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/yashlek/2024-03-05/yashl-r-d-res-aralasha-belsen-3670056

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле