Кызның гәүдәсе шкафта табылган

Шушы көннәрдә Башкортстанның бер шәһәрендә күпкатлы йорт фатирында туганнары үсмер кызның җансыз гәүдәсен тапканнар.

Кызны кием шкафында әбисе тапкан. Гаилә имин санала, беркайда да исәптә тормый.

Үсмер әбисе һәм апасы белән фатирда яшәгән. Бу фаҗигале көнне әтисе – командировкада, ә әниләре инде озак вакыт вахтада булган.

Фатирда шулай ук кызның үләр алдыннан язылган хаты табылган. Кәгазь кисәгенә ул апасын һәм дусларын яратуын язган, шулай ук әти-әнисе турында бик яхшы булмаган фикерләр калдырган…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-03-13/kyzny-g-d-se-shkafta-tabylgan-3679029

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле