2 яшьлек бала наркотиктан агуланган

Бу хәл Свердловск өлкәсе Полевской шәһәрендә булган.

Басма мәгълүматларына караганда, бала әнисенең сөяркәсе әйберләре арасында синтетик наркотикларны табып ашаган. Ана кеше баласының үз-үзен сәеррәк тота башлавын сизеп алган. Сабыйны тиз генә хастаханәгә озатканнар. Ул авыр хәлдә.

Басма хәбәренә караганда, ир-ат берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Килеп туган хәлне балигъ булмаганнар эшләре бүлеге контрольгә алган. Хәзер кызчыкның әнисенә ана бурычын үтәмәгән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/news/malenkaya-devochka-otravilas-narkotikami-kotoraya-vzyala-u-sozhitelya-materi

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле