Эт баланы очраклы рәвештә үтергән: әнисе бала артыннан фаҗигале рәвештә һәлак булган

Шушы көннәрдә Некрасовкада коточкыч фаҗига булган. 11 март көнне яңа туган кызын моңа кадәр очраклы рәвештә гаиләнең яраткан эте үтергән яшь ана вафат булган.

Фаҗига 22 яшьлек Маргарита Резанова һәм аның ире, 33 яшьлек Александр гаиләсендә булган. Алар икесе дә 12 кат тәрәзәсеннә егылганнар. Рита үлгән, ә менә Александр гомере өчен табиблар көрәшә. Аның умыртка сөяге сынган. Табиблар фаразлары буенча, ул гомер буена инвалид булып калырга мөмкин.

2022 елның 21 июлендә ана кеше олы кызын балалар бакчасына илткән. Өйгә кайткач, йорт эшләре белән шөгыльләнә башлый. Рита яңа туган сабыйны люлькадан зур караватка салып, бер секундка бүлмәдән чыгып китә. Шул вакыт бүлмәгә этләре йөгереп чыга. Ул, һәрвакыттагыча, хуҗа караватына сикереп менә, баланы иснәп, янына ята. Ләкин, Ританың аяк тавышын ишеткәч, эт тиз генә урынына кайтырга була. Бала яткан чүпрәкне тартып җибәрә. Нәтиҗәдә, сабый ярты метрлы караваттан башы белән егыла. Бала больницада һәлак була.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137635/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле