Көннәр җылы торса, төнлә дә температура плюс тамгасын күрсәтсә, ташуны көт тә тор.
Авыл халкы әнә шулай дип куркып тора. Яшел Үзәннең Татар Танае авылында яшәүчеләр күңелендә дә курку бар. Узган ел алар суны кертми торган дамбалы булды. Әмма шулай да, быел кар кинәт эресә, өйләргә су кермәсә генә ярар иде дип торалар. Алдан әзерләнүен мең өлеш артык. Бу хакта коткаручылар да кисәтә, синоптиклар да шул сүзне кабатлый. Баксаң, ташу көчле булган очракта Татарстанның 220 торак пункты су басу зонасына эләгергә мөмкин, аларда 13,6 мең кеше яши. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында Татарстанның Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин та әйтте.
– Махсус оештырылган төркемгә югары әзерлектә булырга кушылды. Бөтен районнарга язгы ташу көчәйгәндә югары әзерлек режимына, ә су баса башлаган очракта, гадәттән тыш хәл режимына күчәргә кирәк булачак, – диде ул.
Ташуга әзерлек бара. Татарстанның Гражданнар обороны һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Николай Суржко бу максатларда 988 миллион акча бүленеп бирелде, ди.
– Язгы таушган көздән әзерләндек. 38 гидротехник корылманы төзекләндердек. Елга-күлләрне чистарттык. Яр буйларын ныгыту эшләре дә башкарылды, – ди ул. – Ташу күтәрелгән очракта 41 мең кешене сыйдырырлык 158 вакытлыча яшәү пунктлары әзерләдек. Без ташуга әзер. 19 мең кешедән торган төркем, 4 меңннән артык техника, 124 йөзү җайланмалары бар. Һавадан да күзәтәчәкбез. Моның өчен шартлар тудырылган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137934/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday