«Мин андый кеше түгел»

Рөстәм Нәбиевка җитди гаепләү белдергәннәр.

Рөстәм Нәбиевның кызы София матурлык һәм мода конкурсында катнашып, Гран-прига ия булды. Видеолардан күренүенчә, кызчык, чыннан да, үзен бик иркен тота, кыланышлары матур, килешле. Әтисе бу хакта горурланып язган.

Әмма кайбер кешеләргә баланың җиңүе дә тынгы бирми икән. Рөстәмне кызы гран-при иясе булсын өчен кирәкле кешеләр белән сөйләшүдә гаеплиләр. Бу хакта блогер үзе язган.

«Көлке дә, шул ук вакытта ахмак та ситуация. София күптән түгел генә матурлык һәм мода бәйгесендә катнашкан иде. Үз категориясендә ул тагын бер кыз белән гран-при яуладылар, яки беренче урынны ике балага бүлеп бирделәр.

Менә шуннан соң балалары гран-при алмаган әти-әниләр арасында төрле сүзләр йөри башлады. Янәсе, нигә аларның балаларына урын булмаган? Блогерлар, популяр кешеләрнең балаларына гына гран-при биргәннәр! Аларның фикере буенча, әти-әниләре танылган кешеләр булса, балалар талантлы була алмый. Нинди мәгънәсезлек! Алар София беренче урын алсын өчен безнең кемгәдер түләвебез, кем беләндер сөйләшеп куюыбызга ишарәли.

Беләсезме, биредә спорттагы кебек җиңү дә, җиңелү дә мөһим. Ике тәҗрибә дә файдалы. Мин безнең балабызны алга чыгарсыннар өчен кемгәдер түләргә дә, кем беләндер сөйләшеп куярга да җыенмыйм. Бу — абсурд, бу минем тормыш кагыйдәләремә, принципларыма каршы килә. Мин андый кеше түгел. Беркайчан да андый түбәнчелеккә төшмәячәкмен! Бу – сафсата!» — дигән Рөстәм.

Бала җиңүләрне дә генә түгел, җиңелүләрне дә тиешенчә кабул итәргә өйрәнергә тиеш дип язган ул. Килешәсезме? 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2024-03-21/min-andyy-keshe-t-gel-3694247

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле