Ялга барып… үлеп кайткан

Салават шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек Анастасия Мисырда кунакханә янындагы клиникада дәваланганнан соң газапланып үлгән.

Хатынның температурасы 33 градуска кадәр төшкән, тәне карайган һәм аяклары эшләмәгән. Кунакханәдәге медицина кабинетында аңа «бу бары тик кояшта кызынганнан барлыкка килгән таплар» дип белдергәннәр, борчылу өчен сәбәп юк, имеш.

Март башында хатынның әнисе һәм алты яшьлек кызы белән бергә 9 көнгә Шарм-әл-Шейхка ял итәргә очуы билгеле. Алар биш йолдызлы кунакханәдә тукталган. Барысы да яхшы була, ләкин өйгә очар алдыннан мәхшәр башланган. Соңгы ял көнендә барысы да диңгездә коенган, кунакханәдә төшке аш вакытында бер үк нәрсә ашаган, шуннан соң Анастасиянең температурасы 40 градуска кадәр күтәрелгән. Аның әнисе шунда ук кунакханә хезмәткәрләреннән «ашыгыч ярдәм» чакыртуларын сораган, ләкин, аның сүзләре буенча, эшчеләр моны эшләүдән баш тарткан. Моның урынына аларга кунакханә территориясендәге клиникага мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәннәр. Кызы ул вакытта инде ярдәмсез йөри алмаган, аңа медицина кабинетына барып җитәргә ярдәм иткәннәр.

Анастасиянең әнисе медицина хезмәткәре аның кызына билгесез укол ясаганын һәм температураны төшерүче таблетка биргәнен сөйләгән. Кунакханәгә кайткач, температура 33 градуска кадәр төшкән, тәнендә кара таплар күренә һәм аяклары йөрми башлаган.

Кызын дәүләт хастаханәсенә яткыруга әнисе төнгә якынрак кына ирешә ала. Анастасияне аңсыз хәлдә реанимациягә алып китәләр. Иртән ул үлә. Сәбәбе — йөрәк туктавы.

Анастасиянең гәүдәсен Мәскәү һәм Уфа аша Салаватка алып кайталар. Русия суд-медицина экспертлары аның үлеменең чын сәбәбен ачыкларга тиеш. Анастасия маникюр буенча мастер булып эшләгән. Аның алты яшьлек кызы, өлкән яшьтәге әти-әнисе һәм ире калган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-03-21/yalga-baryp-lep-kaytkan-3694326

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле