1 апрельдән машина йөртү таныклыгы алу өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керә

Россиядә 1 апрельдән машина йөртү таныклыгын алу өчен имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керә.

Кагыйдәләр үз көченә кергәч, штраф баллары күләме арттырылачак (5 тән 7 гә кадәр). Шуның кадәр штраф баллы җыючы имтиханын тапшырмаган булып саналачак. Документта шулай ук ЮХИДИдә имтиханнарга кертмәү сәбәпләре исемлеге киңәйтелгән. Моннан тыш имтихан үткәрүне һәм йөртүче таныклыгын бирүне туктатып торуга нигезләр кертелгән.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, йөртүчеләргә янә яңа кагыйдәләр буенча техосмотр узу бурычы йөкләнде. Бу эш быел 1 мартка кадәр башкарылырга тиеш иде. Хәзер диагностик картаны сатып алу мөмкинлеге юкка чыга. Йөртүчеләрнең барысына да аккредитацияләнгән сервисларга барырга туры киләчәк. Техосмотр узмаучыларны 2 мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр. Ә инде диагностик карта ялган булып чыккан очракта 5 мең сум күләмендә штраф яки хәтта йөртүче таныклыгыннан мәхрүм калу яный.

чыганак: https://ria.ru/20240325/prava-1935559964.html
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле