7 яшьлек кыз бетон плитә астында калып һәлак булган

Мәскәү өлкәсендә 7 яшьлек кызның өстенә бетон плитә килеп төшкән. Бала һәлак булган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, фаҗига 31 мартта Мытищи шәһәрендә бер йортның ишегалдында килеп чыккан. Бала шундук һәлак булган.

Әлеге очрак буенча “Кешенең үлеменә китергән битарафлылык” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Фаҗига урынын тикшерү төгәлләнгән. Ишегалдын карап тотуга җаваплы затлар билгеләнә.

Чыганак: https://ria.ru/20240401/mytischi-1937032767.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле