Башкортстан кызы Камерун кешесенә кияүгә чыга

Кияүнең әтисенең җиде хатыны һәм 42 баласы бар…

Башкортстанда туган кыз Камерун кешесенә кияүгә чыккан.

Дуван кызы Элина бүген Белгородта яши. Аның әнисе дә, әтисе дә юк. Бу хәл аның иртә мөстәкыйльлеген, максатчанлыгын үстерә. Элинаның зур йорты, машинасы, перспективалы югары белеме бар. Камерунлы Франклин Мәсәгутькә аның кулын сорарга килгән.

Франклин беренче тапкыр Уралда 30 градус салкында булган. Дуван районында африкалыны таулар, урманнар, кар шаккатырган. Аеруча пимада урманга бару ошаган.

«Франклин үз гаиләсе, Камерун турында күп сөйли, анда ул медицина университетын «хирургия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Белгород техник университетында Элинаны күрә. Зәңгәр күзле, озын буйлы гүзәлгә шунда ук гашыйк була, ләкин якын килергә батырчылык итми. Бервакыт тукталышта такси тотарга була, машина туктаган, һәм, о могҗиза!, руль артында гашыйк булган кызы утырган. Элина буш вакытта таксист булып эшләгән», — дип яза «Республика Башкортостан» гәзите.

Франклин Элинага үз эшен ачарга тәкъдим итә. Ачалар. Аларның гаилә предприятиесе Африка илләренә төрле җиһазлар экспортлау белән шөгыльләнә. Элина — генеральный директор. Аларга сату базарларын табарга һәм ихтыяҗны өйрәнергә Франклинның әтисе һәм абыйлары ярдәм итә.

Сүз уңаеннан, әтисе Габриэль Вафо — заводлар һәм фабрикалар хуҗасы, Патша Советы әгъзасы. Аларның үз урманы бар, аны гаилә саклый, анда сирәк тотем хайваннары яши. Әтисенең җиде хатыны һәм 42 баласы бар. Һәр хатынының — үз йорты, алар матди яктан тәэмин ителгән. Барысы да тату яшиләр, бер-берсенә ярдәм итәләр.

Франклин белән Элинага да тату тормыш телибез. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-04-03/kamerunly-m-s-gutk-kyzyny-kulyn-sorarga-kilg-n-3712444

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле