Татарстанда бер авылны су баскан

Көннәр җылыту үзенекен эшли. Карлар эреп, авыл эчләренә су төшә башлады. Азнакай районның Урманай авылы урамнарын да су баскан. Безгә авыл урамнарын видеога төшереп җибәрделәр. Урманай авыл җирле сәркатибе Елена Закирова сүзләренчә, алар су төшәсен көткән инде.

– Алдан да халык белән сөйләштек. Район хакимияте дә ташуга бәйле вазгыятьне контрольдә тота. Ташу кергән йортлар су юлында алар. Үзебез дә иртән, көндез, кич су басуга бәйле хәлләрне күзәтеп торабыз. Су басуның сәбәбе – безнең авыл үзәндә урнашкан. Таудан сулар төшә инде, – ди ул.– Шуңа күрә без һәр кешенең әзер торуны сорыйбыз. Кызганыч, бөтен кешедә су керер дип уйламый. Шөкер, урамнарга су керсә дә, йортларны басмады.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139387/  

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday 

Бәйле