Татарстандагы бистәдә 10 яшьлек малай елгага егылып төшкән һәм…

Кичә кич Подгорный бистәсендә кеше үлеменә китергән фаҗига булган.

Балалар Солояз елгасы янында биек ярда уйнаган. Кайсыдыр мизгелдә аларның берсе юкка чыккан.

10 яшьлек малайны полиция хезмәткәрләре елгада яр буеннан ике метр ераклыкта табып алган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре баланың мәетен судан чыгарган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, балаларны караучысыз калдырырга ярамый һәм аларның язгы ташу чорында елга буенда уйнавына юл куймаска кирәк.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstandagy-bistada-10-yaslek-malai-elgaga-egylyp-toskan-ham-batyp-ulgan-5885769

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday 

Бәйле