Губернаторга пычак кадаганнар

Мурманск губернаторы халык белән очрашудан чыгып барганда аңа кораллы кеше һөҗүм иткән. Аның хәле авыр, ди табиблар.

Апатиты шәһәрендә «Төзүчеләр» мәдәният йортында халык белән очрашудан чыгып барганда Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибисның эченә пычак кадаганнар.

Аны дәваханәгә салганнар. Анда килгәндә губернатор аңында булган. Аңа операция ясаганнар. Хәле авыр, ди табиблар.

Губернаторга һөҗүм иткән ир-атны Росгвардия хезмәткәре тоткарлаган. Аңа табель коралы кулланырга туры килгән, җинаятьче яраланган. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, һөҗүмне Апатиты кешесе кылган.

Хокук саклау органнарындагы «РИА Новости» чыганагы 1981 елда туган шикләнелүченең тимер юлда эшләгәнен, элек сәламәтлеккә зыян китергән өчен җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгәнен сөйләгән.

Һөҗүм итүче хокук саклау органнарына җинаять кылырга башындагы тавыш котыртты, дигән.

Ул  Мурманск губернаторына пычак кадаганчы бернинди таләпләр дә белдермәгән һәм бернинди лозунглар кычкырмаган, дип хәбәр итә матбугат чаралары Хөкүмәтнең матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Хәзерге вакытта һөҗүмнең мотивлары ачыклана.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2024-04-05/gubernatorga-pychak-kadagannar-3715391

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле