Алсу Әбелханованы котлыйлар

Танылган җырчы өченче сабыен алып кайтырга җыена. Без дә котлыйк әле.

Алсу Әбелханованың гаиләсендә Әмир һәм Солтан исемле ике ул тәрбияләнә. Олы уллары Әмир узган елда Мәскәүгә ГИТИСка укырга кергән, Солтанга – 11 яшь.  Алсу матбугатта чыккан бер әңгәмәсендә: «Икенчене алып кайткач, өченче баланы да алып кайтасым килә башлады. Безгә дә кыз кирәк бит инде! Планда – әле тагын ишәю», – дип, үзенең кыз бала сөю теләге хакында сөйләгән булган.

«Шунысын да искәртергә кирәк: Алсу Әбелханова ире Радик белән инде 20 ел бергә гомер кичерә. Бер темага комментарий сорап шалтыратканда, Алсу безгә бу матур вакыйганы чит илдә зурлап уздырырга җыенуларын да әйтеп үткән иде», — дип яза «Интертат».

«Бергә яши башлавыбызга 10 ел тулуны без бик матур бәйрәм иттек. Ап-ак киемнәр киенеп, лимузиннар яллап, анда барлык дусларыбызны чакырып, шәһәр буйлап йөрдек. Аннары бер зур паркта фотосессия ясадык. Ә быел без бу датаны гаилә белән чит илдә, берәр теплоход алып уздырырга уйлыйбыз. Иң мөһиме – исән-сау булуыбыз кирәк. Иртәгә нәрсә булачагын да белми торган заманда яшибез. Шуңа да соңгы вакытта, ничектер, барлык эшләрне дә «Аллаһ бирсә» дип кенә планлаштырырга тырышабыз», – дигән җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-09/alsu-belhanovany-kotlyylar-3720834
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле