Алина Заһитова кияүгә чыга?

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова телеграм-каналында кызыклы видео урнаштырган.

«Карагыз, мин кайда! Туй күлмәкләре кибетендә”, — ди ул.

Шунда ук туй күлмәгеннән фото да эленгән. Аны кигән кешенең йөзе күренми, арты белән басып тора. Аңлашылганча, ул фото туй салоныннан.

Язылучылары арасында бу хәбәргә карата фикерләр төрле. Кемдер иптәш кызы кияүгә чыга ди, кемдер реклама өчен ди. Ә кемдер сәхнә яки фотосессия өчен булырга мөмкин ди.

Ә бит үзе кияүгә чыгарга да бик мөмкин. 22 яшь тула түгелме соң инде?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-04-13/alina-za-itova-kiya-g-chyga-3726232

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле