«Иремә үч итәм дип, станок астына кереп китә яздым…»

«Мин заводта эшлим. Ирем яшь хатынга чыгып китте».

«Ирем кызыма бер яшь тулганда безне ташлап яшь кызга чыгып китте. Алимент түләмәс өчен рәсми рәвештә эшкә урнашмады. Ә минем шул кадәр аңа үземнең аннан да яхшырак яшәвемне күрсәтәсем килде. Өйгә ремонт эшләттем, яңа җиһаз сатып алдым, кызымны курчактай киендердем. Имеш, ирем дә, туганнары да күрсен, үкенсен. Машина алу өчен кредит юлларга туры килде. Шуңа күрә заводта хәтта ике сменага калып эшли башладым. Кызымны әниемә калдырам да, егылганчы диярлек эшләдем.

Бер көн суык тидереп авырып киттем, температурам күтәрелде. Мондый чакта иң яхшысы түшәктә ятарга. Юк, мин көчләп дигәндәй үземне эшкә алып киттем. Станок артында торганда каядыр очып барганымны тойдым. Шул чак кызымның тавышын ишетәм: “Әни, коткар мине!» Карасам, кызым бер төпсез упкын эчендә тора. Кузгалса – шунда егылачак. Мин аның янына барырга тырышам, юк, булдыралмыйм. Ә кызым кулларын болгый, мине ашыктыра. Мин инде аны тотмасам, баламны мәңгегә югалтачагымны аңлап, соңгы көч белән аның янында омтылдым…

Шул чак идәнгә егыллуымнан аңыма килдем. Янәшәдә бергә эшләгән хатыннар йөгереп йөри. Берсе: «Әгәр вакытында өстәлдән аерылып, җиргә егылмасаң, эшләп торган станогың астына кереп китәр идең», — диде.

Кайтсам, кызым йөгереп килеп мине кочаклап алды. “Әни, мин начар төш күрдем. Син станок астына кереп китеп бара идең. Мин сине кычкырып чакыра башлаган идем, син читкә сикердең». Баламның сүзләреннән миңа кыен булып китте. Кызым мине коткарып калган! Ә мин иремә үч итеп яшим, дип балакаемны ятим итә яздым. Шуннан соң машинамны сатып, барлык кредитларны түләдем дә, бер сменада гына эшли башладым. Дөньядагы бар акчаны, бар байлыкны алып бетереп булмый, ә кызымның яклаучысы да, саклаучысы да мин генә».

Хатын-кыз ачуланса тау актара, диләр. Чыннан да, шулай бит…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-12/irem-ch-it-m-dip-stanok-astyna-kerep-kit-yazdym-3725043

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле