«Бу — билгедер, дип уйладым…»

«Сәхнәдә матурлык кирәк», — ди Гөлназ Асаева пластик операция турында сүз чыккач. Ясатамы инде?

Гөлназ Асаева «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрова, күкрәкләренә пластик операция турында да сорашты.

– Бала тапканнан соң эшләтәсе килде инде ул. Имездем бит инде. Кыз вакыттагы кебек түгел. Сәхнәдә матурлык кирәк. Хәзер карыйм, бөтенесе эшләтә башлады, бөтенесенең бер ни инде. Юк, кирәкми, минәйтәм. Ничек бар – шулай калсын. Иремә ошый икән, калганнары… Сәхнәгә чыкканда берәр ничек матурларбыз әле, кысып булса да…

Мин мөселман бит, җавап та бирәсе бар. Кирәми андый-мондый нәрсәләр. Уйладым да, миңа Аллаһ бер тапкыр «кирәкми» дип әйтте бит инде. Инде кереп яткач, анализлар начар килде дә, бу – билгедер, дип уйладым. Курыктым да чыгып киттем. Әле бит монда бераз аркам ертылгач тектеләр. Үлә яздым авыртудан. Анда бит инде зур операция. Үз теләгем белән пычак астына яту кирәкми, дип саныйм, — диде Гөлназ.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-12/bu-bilgeder-dip-uyladym-3724390

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле