Артист белән бер көймәгә утырсаң…

Җитмәсә, ул тел бистәсе Данир Сабиров та булсын! Хатыны бу хакта ни уйлый?

“Теләсә кайсы ир – эшмәкәр, механизатор, төзүче, вахта ысулы белән эшләүче — кем булуына карамастан, хатын игътибарына мохтаҗ. Артистлар белән тагын да кыенрак, алар икеләтә игътибар таләп итә.

Бездә болайрак: Данир өйдә булганда, мин дә өйдә булырга тиеш. Алайса уңайсыз вакытта (эпиляциядә ятканда, тырнак ясатканда, керфек ябыштырганда) шалтыратса, кызыл билбавының (нәкъ менә кызыл) яки ак төстәге V кисемтеле футболкасының кайда булуын аңлатырга тиеш буласың. Ә мин Ванга кебек барысын да белергә һәм шундук әйтеп бирергә тиеш. Белмисең икән, гаеп үзеңдә!

Яки процедурада ятканда, инде йокыга китә башладым дигәндә… Шалтырату: “Матурым, мин 101нче парковкада, 2 сәгать өчен түләп куй”. Яки: “Мин фәлән җирдә басып торам, миңа такси чакырт”. Кешеләрнең телефонында “Алиса” яки “Сири”, ә минем иремнең телефонында “МИЛӘҮШӘ”. Ул гына аның барлык сорауларына җавапны белә.

Иҗат кешеләре башка дөньяда яши. Алар чынбарлыкны күрергә теләми, һәрвакыт үз эшләре, концерт номерлары, яңа концерт программасы, җыр яздыру һәм башкалар турында уйлый.

Элек хәтта азык-төлек алырга да бармый иде. Ә хәзер беләсезме эшен ничек җайлады? Базардагы сатучыларның телефон номерларын алды. Мин азык-төлек кирәк дисәм, ул миннән исемлек сорый. Ул исемлекне сатучыларга җибәрә. Тегеләре әзерләп куя да, Данир кереп кенә ала. Өйгә алып кайта. Әгәр берәр ризык свежий булмаса, шелтә дә белдерә алмыйм. Ул: “Менә сатучының номеры, шалтырат та сора”, ди”, — дип язган Миләүшә Сабирова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-14/artist-bel-n-ber-k-ym-g-utyrsa-3727169

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле