Дүрт ризык кәефне күтәрә!

Күңел төшенкелегеннән саклану өчен диетаны яңадан карап чыгу да җитә.

Сәламәтлеккә генә түгел, кәефкә дә уңай йогынты ясаучы ризыклар бар. Сәбәбе — аларның составында, дип белдерә экспертлар.

Мәсәлән, кивида С витамины күп, ул активлыкка һәм кәефкә тәэсир итә. Сөттә D витамины бар, ул җитмәгән очракта, депрессия халәте барлыкка килә.

Кишердә бик күп бета-каротин бар, һәм кайбер тикшеренүләр күрсәтүенчә, бу матдә дә яхшы кәефкә уңай йогынты ясый.

Диңгез ризыкларының файдасы турында күпләр белмидер әле. Мәсәлән, мидияләр В12 витаминына бай, аның аз булуын кайбер галимнәр депрессиягә китерү белән бәйли. Тикшеренүләр нәтиҗәсе күрсәтүенчә, бу витамин җитмәү s-аденозилметионин (SAM) дефицитына китерә, ә бу кәефкә тәэсир итүче башка матдәләрне эшкәртү өчен бик кирәк.
Шуңа күрә күңел төшенкелегеннән саклану өчен кайвакыт диетаны яңадан карап чыгу да җитә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-04-13/d-rt-rizyk-k-efne-k-t-r-3726537

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле