«Җыр яңгырасын өчен… үгезләрне саттык»

Зинира һәм Ризат Рамазанов дуэты Уфада туган.

– Зинираның таныш композиторы Уфада юбилей концертында дуэт җыр башкаруыбызны сорады. Без, җыр сорап, Айдар Тимербаевка мөрәҗәгать иттек. Ул, «Бик матур бер җырым бар», дип, безгә «Бул үземә генә»не тәкъдим итте. Аңа тиз арада аранжировка эшләттек. Халык җырны бик җылы кабул итте.

Юбилейдан кайткач, җыр әрәм булмасын, дип буш араларда куяр өчен «Болгар радиосы»на бирдек. Продюсерлык үзәгеннән хәбәргә чыктылар: “Бу җыр – хит. Тик аны халыкка танытыр өчен ротациягә бирергә кирәк”, – диделәр. Акча җыярга тотындык. Үгезләрне дә саттык, җәй буе бер эшкуар йортында төзелештә дә эшләдем, — дип сөйли Ризат бу хакта.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-15/yr-ya-gyrasyn-chen-gezl-rne-sattyk-3727578

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле