«Акчам юк. Ашыйсы да килә»

Туган республикада халык артисты булганчы, кәттә машинага утырганчы, затлы йорт салганчы, бу малайга күпне узарга туры килә әле.

Әнвәр Нургалиевны сәхнәдә күрсәң, тормышыннан канәгать, бәхетле кеше менә шундый буладыр ул, дисең. Кызлар күңелен яндырырлык итеп елмая, затлы костюмнар кия, ярыйсы гына акча салынган тамашаның нәкъ уртасында йолдыз булып балкып тора ул.

Шул ук вакытта, журналистлар белән аралашканда, еш кына «мин көтүче белән чөгендерче малае», — дип әйтергә ярата. Горурланып, бер төрле рәхәтлек кичереп әйтә ул аны. Шул малайлар-кызлар башкаланың таш урамнарына килергә ашкына бит әле, әйтерсең, аларны монда колач җәеп көтеп торалар…

– Гап-гади авыл малае бит мин. Уфада укыганда кесәдә бер тиен акчам калмаган чаклар күп иде. Берзаман тукталышта торам. Өйгә кайтырга кирәк. Акчам юк. Ашыйсы да килә. Әби өйрәткән догамны укып җибәрдем. Җилле көн иде. Каршы як кибеткә кереп баручы ике олпат гәүдәле кешенең берсенең акчасы очып минем янга килмәсенме? Башта алыргамы, дип озак уйландым. Аннары кесәгә тыктым да, тулай торакка кайтып киттем. Шул акчаны атна ахырына кадәр җиткердем әле, — дип сөйли Әнвәр үзенең концертында.

Җилгә очкан акча тагын килеп кердеме икән аның кесәсенә? Юктыр. Аның яшьлегендә студент егетләр төннәрен вагон бушата, кибеттә товар ташый, кызлар кайда булса да идән юа иде. Хәзер дә шулай итегез, димибез яшьләргә, әмма бүген уңышлы булган кешегә карап сокланганда, аның кайчандыр авыр капчык астында бөгелгәнен күз алдына китерә аласыз, уйларны тәртипкә сала бу…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-04-16/akcham-yuk-ashyysy-da-kil-3729180

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле