Үңәчендә сөяк калган

Ашаганда ашыккан ирне табиблар үлемнән коткарган.

Уфада 8нче шәһәр дәваханәсе табиблары пациентның үңәченнән (пищевод) сөяк алып ташлыйлар. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 46 яшьлек ир-ат очраклы рәвештә 4 см зурлыктагы сөякле зур тавык кисәген йота, ул аның үңәчендә торып кала.

Дәваханәгә килгәндә ул күпләп селәгәй килүе, тамакта төер торуына зарлана. Табиблар ашыгыч рәвештә ФГДС үткәрә, нәтиҗәдә зур сөяк табыла. Медиклар биопсия кыстыргычлары ярдәмендә сөякне алып ташлый.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2024-04-18/chend-s-yak-kalgan-3732989

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле