Алты бармаклы бала туган

Ни өчен шулай?..

Уфада бер хатын аякларында алтышар бармаклы бала тудырган. Бу аның өченче шундый баласы.

Хатынның алдагы ике баласы да патология белән туган. Перинаталь үзәктә сөйләүләренчә, бала тудырганнан соң ук хатын табиблардан яңа туган баланың бармакларын санап чыгуларын сораган һәм бу юлы да сабыйның һәр аягында 6 бармак булган.

Хатынның гәүдә авырлыгы артык булганлыктан, йөкле вакытында УЗИда патологияне күрмәгәннәр.

Ике өлкән баласын хатын 1 яшьләрендә Санкт-Петербургка операциягә алып барган. Хәзер балалар да үз яшьтәшләре кебек үк үсә. Бу балага да шундый операция кирәк булачак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-22/alty-barmakly-bala-tugan-3737753

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле